«Иске Яңа ел»: танып белү сәгате (6+)

11 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә яңа ел каникуллары вакытында «Иске Яңа ел» дигән танып белү сәгате узды.

Старый Новый год
IMG_0483
IMG_0480
IMG_0482

Балалар «Иске» Яңа ел төшенчәсенең килеп чыгу тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышты. Алып баручы әлеге гадәти булмаган бәйрәмне төрле ил халыклары билгеләп үтүе турында сөйләде. Чара кунаклары бу көннең барлыкка килүенә календарь сәбәпче булуы турында белде. Яшь китап сөючеләр Иске Яңа елны бәйрәм иткәндә «Юмарт» («Щедрый») исеме алган кунакчыл гаилә өстәле әзерләү гадәте турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар шулай ук кызыклы викторинада катнашты һәм «Сүзне әйтеп бетер» уенын уйнады. Чара азагында күрсәтелгән «Ералаш» киножурналы, «Ну, погоди!», «Маша и Медведь. Один дома» мультфильмнарының яңа ел чыгарылышлары укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: